ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 1нче гимназия базасында “Алтын көз” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре «Вывод Советских войск из Афганистана» темасына презентация күрсәтү буенча чара үткәрелде. Соңыннан әлеге гимназиянең 4, 6, 7 сыйныфлары укучылары аның турында фикер алыштылар. Презентация карауда һәм фикер алышуда 31 укучы катнашты.

Хәзерге кораллы көчләрнең формалашуында әфган сугышы бер этап булып тора, ул 10 елга сузылган, 1979 елдан1989 елга кадәр. Рәсми мәгълүматлар буенча, совет гаскарләренең югалтулары 50 мең кеше тәшкил итә, аларның 14 меңе һәлак була. Әле яралар яңа булганда тарих турында сөйләү авыр, әмма моның турында дәшми калырга да ярамый.

Бүген, 15 февральдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Казан шәһәре мәктәп укучылары өчен «Блин – шоу» май чабу тамашасы дәвам итте.

Экскурсия, уеннар, конкурслар, коймаклар белән чәй эчү, карачкы яндыру... балаларга күп тәэсирләр һәм канәгатьләнү бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International