ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре язучы тууга 190 ел тулуга багышланган «Я вновь открываю Л. Толстого» республика акциясендә катнаштылар. Акциянең катнашучылары Лаешның 2 мәктәбенең кече мәктәп яшендәге укучылары булды.

Керемнәре аз булган гаиләләр (гаиләдәге бер кешегә 13713 сумнан кимрәк), икенче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта ана капиталыннан ай саен түләү алу хокукы алдылар. Түләү балага 1,5 яшь тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен түләү билгеләү турында гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә мөмкин – акчалар бу вакыттан соң үткән барлык айларга бирелә. Гаризаны 6 айдан соң биргәндә түләү  мөрәҗәгать иткән көннән соң гына билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International