ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

12 апрельдә баш редактор урынбасары Рафаэль Миргазизов җитәкчелегендә «Республика Татарстан» газетасы журналистлары төркеме эш визиты белән Лаеш шәһәренә килде. Алар белән район башлыгы Михаил Афанасьев очрашты. Алар киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аннан соң корреспондентлар Советлар Союзы Герое, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецовта кунакта булдылар.

Лаеш районы мәшгульлек үзәге коллективы “2017 елда Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге” республика конкурсында 1 урын алды. Бу турыда бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә билгеле булды. Министр урынбасары Клара Таҗетдинова кулыннан бүләкне Лаеш районы мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International