ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Сорау: Кызыма (6 яшьлек) балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе өчен кибеттән җәйге аяк киеме алдык. Әмма өйгә кайткач, сандалийның бәйрәм өчен махсус тектерелгән бик тә купшы күлмәк төсенә туры килмәвен күреп аптырашта калдык. Кибеттә күлмәкнекенә охшашрак төстәгесе дә бар иде югыйсә, әмма без нигәдер зөбәрҗәт төстәгесен түгел, ә ачык яшелен сайлап алганбыз.

Бүген базарда саф һавада ял итү, кәеф-сафа кору өчен бик күп җиһаз-җайланмалар тәкъдим ителә. Сүтеп җыелмалы җыйнак кына “мич”ләрдән алып, тимердән чүкеп ясалган зур барбекю-комплексларга кадәр – ниндиләре генә юк! Мондый җайланмалар шактый ук кыйммәт. Әмма бәяле булулары файдалану өчен бик тә уңайлы булып чыгасын һәм хуҗасына озак хезмәт итәсен аңлатмый әле. Мангал сайлап алу – җиңел генә эш түгел. Без аның нинди материалдан эшләнгәнлеген, үлчәмнәрен, конструкциясен исәпкә алырга тиешбез. Мангалның материалы сәламәтлегебез өчен ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуын, хезмәт итү срогын, бәясен һәм уңайлылыгын билгели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International