ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Киров өлкәсе Яранск шәһәрендә барлык стильле каратэ буенча ачык чемпионат үтте. Анда Комлы Ковали авылының “Дружба” спорт үзәгендә шөгыльләнүче Ижбулатов Даниил өченче урын алды (тренеры Тимур Сабитов). Афәрин, котлыйбыз!

Тантаналы тапшыру Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды. Монда "Моя малая Родина” конкурсы йомгаклары буенча фотокүргәзмә ачылды. Конкурсны “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе яклыларның Татарстан координацияләү Советы Рус география җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге белән бергәләп оештырган. Анда Татарстан Республикасыннан барлыгы 500 катнашучы белән беррәттән Никита Буров та катнашкан һәм I дәрәҗә диплом белән истәлекле бүләк алды. Никитаны җиңүе белән котлыйбыз!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев эш визиты белән Франкфурт-на-Майнега (Германия) барды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән Татарстан делегациясе составында иде. Район башлыгы белән бергә Германиягә «Иннопарк-Рождествено» Ришат Вәлиев тә барды.

Лаеш районына Новосибирск өлкәсенең законнар чыгару җыены дерутатлары, эшлекле берләшмә вәкилләре һәм Новосибирск шәһәре белән Новосибирск өлкәсенең төзелеш комплексы оешмалары җитәкчеләре килде. Делегацияне «Первый строительный фонд» ЯАҖнең генераль директоры Майис Мамедов һәм Нововсибирск өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Колмаков җитәкләде. Визит тәҗрибә уртаклашу кысаларында оештырылган. Аларны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев озатып йөрде.

Никольский авылына Казаннан  туристлар килде. Кунаклар «Каравон» ансамбле белән таныштылар, “Каравон йөрергә” өйрәнделәр, шулай ук ансамбльнең 30 еллык юбилее уңаеннан төзелгән “Рус утары”нда булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International