Г.Р.Державин китабының татарча тәрҗемәсе презентациясе

2016 елның 24 июне, җомга

Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни урамында урнашкан татар почмагында “Кизләү” (“Ключ”) китабы презентациясе узды. Китапта бөек рус язучысы Г.Р.Державин шигырьләренең Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис тарафыннан тәрҗемәсе бирелгән. Сүз башын педагогика фәннәре докторы Әлфия Галимуллина язган. Презентациядә филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, имам Мансур хәзрәт, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, композитор Резидә Әхиярова, рәссам Фәридә Хәсәнҗанова катнашты. Кунакларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ильнур Гайниев сәламләде. Ул авторга Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә 14 июльдә Лаешта Г.Р.Державинның туган көнненә багышланган Бөтенроссия шигырь фестивале узачак.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International