“Россия почтасы“ логистик үзәге төзелеше азагына якынлаша

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Лаеш районында “Россия почтасы“ ФГУПның логистик почта үзәге төзелеше актив алып барыла. Ул “Казан“ халыкара аэропортыннан ерак түгел урнашкан. Аның мәйданы 36 мең кв.м. тәшкил итә, аларның 20 мең “квадраты“ склад биналарына бүленгән. 
Бу проектта почта операторы халыкара почта аша җибәрелгән әйберләрне таможня рәсмиләштерүен аларны китерү урыны буенча автомат төстә сортлау белән берләштерәчәк. Моның аркасында “Россия почтасы“ тәүлегенә миллтонга кадәр почта аша җибәрелгән әйберне эшкәртә алачак. Проектка 2,5 миллиард сум акча кертелгән. Бүгенге көндә объектта төзелеш эшләре төгәлләнә. Почтаны сортлау һәм алыштыру, күләмле үлчәүнең автоматик системалары белән, капчыкларны, җибәрелгән әйберләрне һәм почта ящикларын күчерүнең конвейер системалары белән җиһазлау бара. Ачыла торган секцияле күчмә транспортерлар һәм автоматлаштыруның башка заманча технологик чаралары урнаштырыла. 
Бүген логистик сортлау үзәгендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев булды. Алар төзелеш эшләре барышы белән таныштылар, шунда ук мәйданчыкта агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрелде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International