Сокуры авыл җирлеге социаль хезмәткәре хезмәт күрсәтелә торган гражданнар өчен 280 яшьлек агач янына экскурсия оештырды

2017 елның 3 марты, җомга

Менә яңадан яз җитте, табигать уяна. Саф һавада йөрү, җылыга һәм язгы кояшка шатлану өчен менә дигән вакыт. Саф һавада булу кешенең эмоциональ халәтенә, нерв системасы тонусына уңай тәшкил итә, аппетитын ача, үпкәләр чиста һава сулый, мускуллар физик активлык порциясе ала, ә ми – яңа тәэсирләр.

Сокуры авыл җирлеге социаль хезмәткәре Гөлназ Галләмова үзе хезмәт күрсәтүче гражданнар өчен Исемсез күл ярына, анда үсеп утыручы 280 яшьлек агач янына экскурсия оештырган. Шунысы кызык, әлеге агач гомерендә кешелек цивилизациясе никадәр алга киткән, тулы бер чорлар бер-берсен алыштырган.

Хәзер әлеге агачның тирә-ягы төзекләндерелгән һәм туристлар өчен барлык шартлар булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International