30 мартта “Одуванчик” балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләре Габишево авылы китапханәсе кунаклары булдылар

2017 елның 31 марты, җомга
Балалар туган авыллары белән танышуны дәвам иттеләр – авылда китапханә барлыгын белделәр, аннан укыр өчен китапларны өйгә алырга була; анда китапханәче эшли, ул укучыларны китапханәгә яза, аларга уку өчен китаплар сайларга булыша. Экскурсиянең максаты 31 мартта 135 яшь тулучы Корней Чуковский иҗаты турында белемнәрне ныгыту иде. Ул илебезнең иң яраткан балалар язучыларының берсе. Китапханәче кечкенә укучыларга Корней бабайның авыр балачагы, аның биографиясенең кызыклы очраклары турында, беренче “Крокодил” әкияте язылу тарихы турында сөйләде. Балалар Чуковскийның герое крокодил булган барлык әкиятләрен искә төшерделәр. Алар «Федорино горе» әкиятен зур кызыксыну белән тыңладылар.
Балалар очрашуга алдан әзерләнгәннәр – әкиятләрдән өзекләрне яттан сөйләделәр, үзләре ясаган рәсемнәрен күрсәттеләр. Чуковский әкиятләрендә нәрсә һәм ни өчен ошавы турында әңгәмәдән соң балалар әлеге искиткеч һәм бар кеше яраткан язучы әсәрләре буйлап сәяхәткә киттеләр. Алар «Знакомые странички», «Бюро находок», «Сказочная», «Секреты синей сумки» станцияләрендә булдылар, Корней Иванович язган табышмакларга җаваплар таптылар. Ахырда бик рәхәтләнеп элекке матур мультфильмнарны - «Мойдодыр» һәм «Муха – Цокотуха»ны карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International