Ташкирмән мәктәбе яңалыклары.

2017 елның 6 мае, шимбә

Ташкирмән мәктәбендә “Үлемсез полк” акциясенә әзерлек бара. Мәктәп китапханәчесе Киселева Ирина Андреевна укучыларны Георгий лентасыннан матур брошьләр ясарга өйрәтә. Ул осталык сәгатьләре үткәрә. Боларның барысын да сабырлыгың җитсә үзең ясарга мөмкин.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Ташкирмән мәктәбендә укучылар эшләре күргәзмәсе үтә. Эшләр гадәти рәсемнәр рәвешендә генә түгел, ә төсле кәгазьдән мозаика рәсемнәре рәвешендә дә башкарылган.

Ташкирмән мәктәбенең 6-7 сыйныфы укучылары технология дәресләрендә 9 майга истәлекле котлау открыткалары ясарга исәп иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International