Коломнада Лаеш районы оештырган Сабантуй үтте

2017 елның 11 июле, сишәмбе

9 июльдә Мәскәү өлкәсе Коломна районы Черкизово авылында татар милли бәйрәме Сабантуй үтте. Аны оештыручы булып Татарстан Республикасыннан Лаеш районы чыгыш ясады. Чарада Коломна районы башлыгы Андрей Ваулин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, ТРда РФның вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәтьяров, Мәскәү өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсаров, Мәскәү өлкәсе министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Мәскәү астында Сабантуй инде 17нче тапкыр үткәрелә. Һәр елны аның өчен яңа урын сайлыйлар. Быелгы бәйрәм Мәскәү елгасы ярында урнашкан Черкизово авылында үтте.

Яңгырлы көн булуга карамастан, Сабантуйга ике меңгә якын кунак килде. Бәйрәм кысаларында халыклар дуслыгы темасына багышланган иншалар һәм рәсемнәр конкурслары үткәрелде. Картиналар галереясе эшләде, татар мәдәниятен тәкъдир итүче мәйданчыклар оештырылган иде. Кунаклар Лаеш районы утарында тәкъдим ителгән халык һөнәрләре осталары продукциясе экспозициясе күргәзмәсен карадылар.

“Районда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында дуслык һәм аңлашуның тарихи сәбәпләре бар, шуңа күрә бу җирлектә төрле халыкларның мәдәни бәйрәмнәрен үткәрергә була. Безнең өчен Мәскәү өлкәсе териториясендә 17нче ел каршы алынучы өлкә Сабантуен кабул итү зур дәрәҗә! Бүген программа бик кызыклы, аңа без соңгы өч айда әзерләндек”, - диде Коломна районы башлыгы Андрей Ваулин. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын укып китте.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев бүген татар милли бәйрәменең гомумхалыкныкына әйләнүен һәм бар дөньяда бәйрәм ителүен билгеләп үтте. “Сезнең табигатегез бик матур, тарихыгыз бай һәм кешеләрегез искиткеч кунакчыл. Без әлеге Сабантуйда катнашуга һәм аны оештыруда ярдәм итә алуыбызга бик шат. Бәйрәм сезгә ошар дип өметләнәм”, - диде ул. Аннан соң Михаил Афанасьев Андрей Ваулинга бүләк – татар милли чапаны һәм түбәтәй таршырды, ә Коломна районы башлыгы коллегасына балалайка таршырды. Шулай ук Сабантуйның Черкизово авылында һәр елны үтәчәгә билгеле булды, бу турыда кунакларга Андрей Ваулин хәбәр итте. Ә күчмә татар милли бәйрәме 2018 елда Сергиев Посадта узачак.

Коломнада Сабантуй-2017нең абсолют батыры булып Мәскәүдән Владимир Антонов калды.

ТР Лаеш район матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International