Бүген Лаеш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында АТК Рәисе - Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Илдус Зарипов җитәкчелегендә Лаеш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Утырыш ТР АТК карарын үтәү, белем бирү оешмалары укучыларын психологик яктан ярдам белән тәэмин итү, укучыларны көчләү һәм террорчылык гамәлләренә җәлеп итү  очраклары артуны булдырмаска максатыннан оештырылган муниципаль психологик-педагогик хезмәт өчен терәк белем бирү оешмасыноештырылды.
Утырыш карары белән, Лаеш шәһәре, Горький ур., 36а йорт, Тел.+7 495 051 адресы буенча, «ТР Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль психологик-педагогик хезмәт өчен терәк белем бирү оешмасы билгеләнде
АТК рәисе-Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Илдус Зарипов тарафыннан район мәгариф бүлегенең Норматив-хокукый документларына үзгәрешләр кертү буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International