Бүген Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча тәүлегенә 4 000 тонна билгене кабат атлады

2020 елның 22 мае, җомга

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер көнгә тулаем сөт савымы-4003,9 тонна, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә. Бер сыердан бер көнгә 17,6 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 кг күбрәк. Көнгә 4536,1 тонна сөт сатылган, бу 275,8 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 106% тәшкил итә.
Татарстан районнары арасында продуктивлылык (бер сыердан тәүлеклеклек савым) буенча Әтнә (31,6 кг), Кукмара (26,5 кг), Мамадыш (26,4 кг), Саба (26,3 кг), Балтач (23,9 кг), Түбән Кама (20,1 кг), Актаныш (19,5 кг), Азнакай (19,2 кг), Арча (18,4 кг), Биектау (18,4 кг) һәм Теләче (18,1 кг) районнары алда бара.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы беренче тапкыр сөт җитештерү буенча 4 000 тонна билгене узып китте. Гадәттәгечә җәйне "зур сөт" вакыты дип атыйлар. Бу чорда терлекләрнең продуктлылыгы арта. Аннары, кышын бераз кими. Шул ук елны Татарстан янә 4 000 тонна планкага чыга алды. Бүгенге көнгә тулаем савым 4003,9 тонна тәшкил итә.
Әйтергә кирәк, сөт терлекчелеге-Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм Министрлык тарафыннан республикада сөт җитештерүгә һәм реализацияләүгә ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләр билгеләнә. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләмнәре буенча алда бара.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2020 елның 11 маена авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 50,4 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елдагыга караганда 7,1% ка күбрәк (3,3 мең тонна).
Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Белгород, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Удмурт Республикасында һәм Алтай краенда иң зур күләмдә гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International