Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе: Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү максималь дәрәҗәдә куркынычсыз узачак

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенә актив әзерлек алып бара. Ул 1 июльдә узачак. Бу хакта Указга кичә Владимир Путин кул куйды. Тавыш бирү катлаулы эпидемиологик хәл шартларында узачак һәм коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәвеф-хәтәрләрне профилактикалау буенча моңарчы күрелмәгән чаралар белән бергә алып барылачак, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

«Татарстан сайлаучыларның да, сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең дә сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып, тавыш бирүләргә әзерләнә. Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус йогышына тест үткәрү мәсьәләсе карала. Россия Үзәк сайлау комиссиясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән сайлаучыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча сөйләшүләр алып бара. Бу Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә безнең хезмәткәрләрнең һәм сайлаучыларның сәламәтлек иминлеген тәэмин итү өчен мөһим адым. Илнең төп документына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү өчен участоклар гражданнарның сәламәтлеген саклауны максималь дәрәҗәдә тәэмин итү өчен оештырылачак", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Роспотребнадзор һәм Үзәк сайлау комиссиясе коронавирус инфекциясе таралу шартларында Россия Конституциясенә төзәтмәләр турында тавыш бирүне үткәрү буенча тәкъдимнәрне килештерделәр. Документ сайлау процессы вакытында санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык кирәкле чараларны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International