Бүген Лаеш районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны шәхси кабул итте. Аерым алганда, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, авыл хуҗалыгын, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Район территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр каралды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8дән башлана. Алдан язылу һәм кирәкле консультация түбәндәге адрес буенча башкарыла::
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17 яки 8(84378) 25727 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте.