ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт барышы һәм җылыту сезонына әзерлек турында фикер алыштылар

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында төзелеш өлксендәге программаларның ничек тормышка ашырылуы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, республикада күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт эшләре 4 891 344 000 сумга башкарылган, бу планның 73,52%ын тәшкил итә.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә, ресурс үзәкләрендә, уку корпусларында, тулай торакларда, спорт объектларында, яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр клубларында, авыл хуҗалыгы объектларында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Шулай ук “ТР торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү” программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Фәрит Хәнифов республиканың ягып җылыту чорына әзерлеге турында да сөйләде. 16 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 16 608 күп фатирлы йортка (мониторинг системасына барлыгы 17 273 йорт кертелгән) әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән, бу 96,2% тәшкил итә.

Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча, 17 сентябрьгә  1 984 сәламәтлек саклау объекты (99,9%), 3 340 мәгариф объекты (99,8%), 1 903 мәдәният объекты (99,9%), 171 социаль яклау объекты һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре (100%), 218 спорт объекты (98,6%), 54 яшьләр объекты (98,2%) әзерләнгән.

Коммуналь өлкә объектларыннан 2 045 котельная (99%), 3065 км җылылык челтәре (99%), 2 405 су җыю корылмасы (100%), 267 суүткәргеч насос станциясе (100%), 12 659 км суүткәргеч челтәр (99%), 4018 км канализация челтәре (100%) әзер.

ТР Премьер-министры җылыту сезонына объектларның әзерлеген катгый тикшереп торырга һәм җылылык җибәрүне озакка сузмаска кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International