Татарстанда пиротехникадан 2021 елның 10 гыйнварына кадәр файдалануны тыялар

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2021 елның 10 гыйнварына кадәр пиротехникадан файдалану тыелган. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады.

«2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру», — дип хәбәр ителә документларда.

Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда пиротехниканы 1-3 класс куркынычлык белән куллану тыела. Искәрмәләр бары тик бенгаль утлары өчен генә ясадылар.

Сәнәгать предприятиеләре, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплекслары чикләреннән 500 метр, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектларыннан 50 метр ераклыкта, кешеләр күпләп җыела торган нокталардан һәм автомобиль юлларыннан петарда һәм фейерверкларны шартлату тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International