Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала. Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урыны координаталарын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин. Моннан тыш, кушымтада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм «Авиалесоохрана» ФБУ яңалыклары, белешмә документлар да бар, картада төбәк диспетчер хезмәте оешмалары, урманнарны авиация ярдәмендә саклау буенча төбәк учреждениеләре һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтле башкарма хакимият органнары билгеләнгән.

Әлеге кушымта бушлай эшли. Аны Google Play, App Store һәм Windows Store аша сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International