2021 елның 1 мартыннан Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең бердәм порталында 2020 елга кече һәм урта бизнесны Икътисадый исәпкә алу кысаларында статистик хисапларны (тоташ күзәтү) гадиләштерелгән режимда кабул итү башлана.
1-нче номерлы форма буенча мәгълүмат бирү өчен шәхси эшмәкәргә порталда расланган хисап язмасының булуы да җитә.
Хезмәт алу өчен түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итегез:
https://www.gosuslugi.ru/10065/1 -1нче форма-эшмәкәр;
https://www.gosuslugi.ru/10065/2 - № МП-СП формасы.
Хисапларны кабул итү 30 апрельгә кадәр барачак.
Әгәр анкета кәгазь бланкта тутырылган булса, аны 2021 елның 1 апреленә кадәр шәхсән тапшырырга яки почта аша дәүләт статистикасы бүлекчәсенә - предприятие эшчәнлеге урыны буенча Лаеш шәһәренә җибәрергә кирәк. Почта адресы:
422610, Татарстан Республикасы, Лаеш шәһәре, Чернышевский ур., 23 йорт (отд. статистика);
ЭП адресы: Laishevo@tatstat.ru
Росстат бирелгән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.
Росстат искәртеп узганча, кече бизнесны икътисади исәпкә алу 5 елга бер тапкыр уздырыла. Россия Федерациясе законнары нигезендә анда катнашу мәҗбүри булып тора.