Татарстан Президенты Сокуры авылында яшәүчеләр йортларына газ җибәрү тантанасында катнашты

2021 елның 3 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика программасы кысаларында Лаеш районының Сокуры авылында яшәүчеләр өчен социаль газ кертү буенча челтәр газын җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук идарә рәисе урынбасары - «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Олег Аксютин һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов катнашты.

Узган елның ноябрендә авыл халкы Татарстан Президентына Сокурылыларны зәңгәр ягулык белән тәэмин итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Практикада мондый проектны гамәлгә ашыру 2 ел дәвам итә. "Газпром трансгаз Казан" 9 ай эчендә бу мәсьәләне хәл итте.

Рөстәм Миңнеханов газчыларга һәм төзүчеләргә сыйфатлы һәм оператив эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең ил Президенты төп бурычны билгеләде – торак йортларга бушлай газ кертү. Татарстан бу юнәлештә уңышлы хәрәкәт итә. 173 йорт хуҗалыгы газ алган Сокурыда мәсьәләне хәл итү моның мисалы булып тора. Барлык авыл халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлыйм!» - диде ТР Президенты.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда республикада торак-коммуналь хуҗалыкны, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру программасы кабул ителде. 2023 елга кадәр исәпләнгән әлеге проект шулай ук түләүсез газлаштыруны күздә тота. Аны тормышка ашыру барышында 100 км дан артык поселокара һәм 700 км га якын поселок эчендәге газүткәргеч төзеләчәк. Бүгенге көндә «Газпром трансгаз Казан» төбәк программасы кысаларында 1700 җир участогын бушлай газ белән тәэмин итте инде. Ел ахырына кадәр тагын 200 участокка газ җиткерү планлаштырыла.

Аннары Татарстан Президенты һәм башка мөхтәрәм кунаклар «Сокуры» газ бүлү станциясе («Сокуры» ГРС) төзелешенең барышы белән таныштылар. Объект тарихи әһәмияткә ия булган «Миңлебай – Казан» газүткәргечен реконструкцияләүнең икенче этабы кысаларында төзелә. Рөстәм Миңнеханов эшчеләр белән очрашты һәм башкарылган эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International