Фермерларны агротуризмны үстерергә өйрәтәләр

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Россельхозбанк “Своё Родное. За городом”  (Үземнеке. Шәһәрдән читтә) платформасы базасында виртуаль практикум башлап җибәрде.   Аның ярдәмендә кулланучылар үзләренең агротуристик бизнесларын камилләштерә яки аны нульдән башлый алалар.  Онлайн укуны  барлык теләүчеләр уза  ала һәм ул һәм бөтенләй бушлай.

Виртуаль практикум - ул берничә блоктан тора торган  комплекслы цифрлы сервис, алар түбәндәгеләр:

* авыл туризмын үстерергә теләүче, әмма ничек, нәрсәдән башларга белмәүче  кешеләр өчен мәктәп. Укыту форматы яңадан һөнәри әзерләүнекенә  охшаган  – башта - теория өлешеннән, аннан  соң тармак экспертлары белән  файдалы тәҗрибә узудан  тора;

*  һөнәри менторлык һәм барлыкка  килергә мөмкин булган барлык  мәсьәләләр буенча ярдәм - бизнес-план төзүдән һәм грантларга яки субсидияләргә заявка бирүдән алып, хезмәт күрсәтүләрнең ахыргы пакетын    тапшырганчы бөтен  нечкәлекләре  белән юридик ярдәм  күрсәтүгә кадәр;

* туристик тәкъдимнәрне меңләгән потенциаль туристлар күрерлек  итеп   урнаштыру платформасы.

Россиядә агротуризмга  ихтыяҗ  көннән-көн арта  бара. Илдә 300дән артык кунак йорты, 1000гә якын фермер хуҗалыгы һәм авыл туризмының 10 000ләп башка объектлары (кәсеп-һөнәрчелек йортлары, авыл музейлары, мәдәни һәм ял үзәкләре) эшли. Агротуризм буенча  үз хезмәтләрен  тәкъдим  итүче Россия   фермер хуҗалыкларының  яртысыннан артыгы “Своё Родное. За городом” платформасында күрсәтелгән инде.

Кулланучылар фермер продуктларын әзерләү буенча мастер-классларда  була алалар, дегустацияләрдә, фермалар буенча экскурсияләрдә катнаша, актив ял итә алалар һәм алар  өчен хайваннар белән йөрү мөмкинлеге дә бар. Экспертлар бәяләвенчә, Россиядә агротуризм  үсешеннән потенциаль финанс кереме елга 55 млрд.сумга кадәр тәшкил итә, авыл җирлегенә килүче сәяхәтчеләр саны елга  8 млн. кешегә җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International