Тарих

АВЫЛ   ТАРИХЫ

Пелево авылының килеп чыгышы Иван Грозный идарә итү чорына туры килә (1552-1553 еллар). Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңгәннән соң, 1917 елның ноябреннән алып 1918 елның язына кадәр Татарстан территориясендә совет властен урнаштыру процессы бара.

Октябрь революциясенә кадәр авылда халыкның төрле катламнары яши. Нигездә терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Барлык дөнья эшләре староста кулы астында бара.

        1924 елдан башлап авыл Советына беренче рәис- Сайфетдинов Камали сайлана, ә аннары рәис итеп Сәгъдиев Габдулла эшли.

        Пәрәү авылында хуҗалыкларны коллективлаштыру 1930 ел башында башлана. «Кызыл Йолдыз» исемендәге колхоз 12 хуҗалыкны берләштерә, беренче рәисе итеп Мифтахов Замир сайлана. Ул вакытта авыл советы рәисе булып Садриев Исмәгыйль эшли.

        1934 елда колхоз составында 245 хуҗалык була, эшкә яраклы 570 кеше санала. Җир мәйданы 2440 га тәшкил иткән. Колхозның  4 тегермәне, 1 йон теттерү машинасы, 149 эш аты, 2 сыеры булган.

        Сугыш елларында колхоз 3 хуҗалыкка бүленә: «Байрак», «Чишмә», «Кызыл Йолдыз»колхозлары.

        Пәрәү авылының коллектив хуҗалыгы «Кызыл Йолдыз»дигән горур исемне озак еллар йөртә. Авыл халкы да хезмәт сөючән генә түгел, горур, үзләренең дәрәҗәләрен белүче  кешеләре.

     1984 елда, гыйнвар аенда, колхоз рәисе итеп Халитов Мансур Әхәт улы сайлана. Ул  бу ышанычны аклый һәм намус белән эшли.

       Колхоз  һәрвакыт район һәм республиканың алдынгы хуҗалыклары белән бергә атлый.

         1993 елда " Кызыл Йолдыз» крестьян хуҗалыклары Ассоциациясенә әверелә, ә хуҗалык «Йолдыз»дип атала..

                Авыл мәктәбе тарихы XX гасырның 30 еллары белән бәйле. 1930 елда беренче башлангыч мәктәп ачыла, анда Урта Азиядән килгән укытучы Сөләева Җәмилә җитәкчелек итә.

        1932-1933 елларда мәктәп җидееллыкка әйләнә. Мәктәпнең беренче чыгарылышы 1939 елга туры килә. Ул елларда мәктәптә түбәндәге укытучылар укыта: Шакиров Вәлиулла, Шакиров Гариф, Сөләев Габделхан, Сөләева Җәмилә, Ибраһимов Рухул, Гобәйдуллин Гафият, Әхмәдиев Каюм, Минеев Каюм, Комиссаров Николай, Комисарова Мария, Репеев Михаил.

        Сугыш елларында мәктәп 4 еллык була. Ул вакытта мәктәп директоры булып Шикова Әминә эшли. 1949 елда мәктәп җидееллыкка  күчә, анда Филимонова Фая, ә аннары директор булып Заһретдинова Наҗия эшли.

Авылда беренче югары белемне Шагитов Фәсах (читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган), Хәйруллин Самат (Алабуга педагогика институтын), Мөхәммәтгалиев Альберт (ветеринария институты), Газизов Нәҗип (химия-технология институтын)алалар.

1958 елдан мәктәп сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә, ә мәктәп белән Евдокимов Александр Иванович җитәкчелек итә башлый.

        1971 елның көзендә яңа бер катлы мәктәп ачыла. 1975-1976 елларда мәктәп янәшәсендә бина төзелә, анда тракторчы - машинист һөнәрен  үзләштерәләр.

 2006 елның 1 сентябреннән бер бинада 162 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп һәм 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Бу матур, заманча, 2 катлы бина. Пәрәү авылында беренче тапкыр балалар бакчасы 1986 елның февралендә ачыла. 

     Пәрәүдәге медицина ярдәме тарихына мөрәҗәгать итик.

1951 елда авылда беренче медицина пункты ачыла. Бу кулаклардан сатып алынган иске бина була. Медпунктны Каюмов Барый җитәкли. 1967 елдан 2007 елга кадәр медпунктта акушер булып Мөхәммәтгалиева Асия Ситдыйк кызы эшли.1989 елда "Кызыл Йолдыз" колхозы хисабына медпункт өчен типлаштырылган бина төзелә. 2016 елда ФАПның яңа типлаштырылган бинасы төзелә.

 

1935-40 елларда, яңа мәчет ябылганнан соң, бу бина мәдәният йорты бинасы итеп үзгәртелә. 2013 елда 458,9 кв. м мәйданлы 300 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты төзелә.

          2014 елның 1 гыйнварыннан  Пәрәү авылының янгын бүлеге ДКУның аерым посты  тәүлек буе хәрби дежурлыкка басты. Ул ЗИЛ-131 АРС маркалы 2 машина, 2 бензомотопомпа белән җиһазландырылган. 2017 елда «КамАЗ» базасында 5330 АЦ-5-40 яңа машина кайтты. Машиналар җылы боксларда урнашкан, бер үк вакытта ике машинаны да су белән тутыру мөмкинлеге бар. Тәүлек әйләнәсе сакчылыкны алып бару өчен барлык көнкүреш шартлары һәм уңайлыклары бар.

          Җирлек территориясендә 1995 елда төзелгән мәчет эшли. Имам-хатыйб булып  Арсланов Гомәр Әнвәр улы тора. Мәчеттә барлык мөселман бәйрәмнәре һәм йолалары уза. 2017 елда мәчетнең түбәсе яңа профнастилга алыштырылды. Мәчет каршында мәдрәсә эшли, анда өлкәннәр һәм балалар дин һәм гарәп теле әлифбаларын өйрәнә.

  Торак пункт урамнарын 154 светодиод яктырткычлы фонарьлар яктырта.

  Җирлек балансында 14,8 км юл, шул исәптән: 10,9 км (74,0 %)– асфальт, 2,4 км (16,0 % – - вак таш белән ремонтланган 1,5 км (10 %) грунт юллары.

Соңгы яңарту: 2022 елның 20 мае, 16:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International