Тарих

Авыл   тарихы

       Сокуры ( Сокуркадыш), Богородское, Покровское (894) - олы Оренбург сәүдә трактындагы исемсез күл янында урнашкан. Шәһәрдән 25 чакрым. 1555 елның грамотасы буенча 13 августта Кадыш авылы Казан һәм Свияжск архиепископы Гурийга вотчинага  бирелгән була. 1566-1568 елларда язган китаплар исемлегендә болай диелгән: " Государь  жалованьесе буенча  Благовещенский җирләре архиепископ Германннан  Казан шәһәре Сакуркадыш  авылы  дачасыннан  алыштырылып  алына,  авылда 21 крестьян хуҗалыгы,  23 кеше, сөрүлек җир, күп  кенә яхшы уңдырышлы җирләр , 151 дисәтинә үлән  үскән басулар була». Сакуркадыш-Сукыр (Татар.чуаш) сүзләреннән ясалган , яисә сигез , сигезенче(чуаш) дигәнне аңлата, һәм - «Кадыш» исеменнән ясалган диелә.

     Авыл Г.Р. Державинның туган ягы булу белән бик  күренекле.Кайчандыр шагыйрьнең әти-әнисенә караган "йорт", хуҗалык урнашкан урын 30 нчы елларда киндер белән чәчелгән.

         Сокуры авылының Покров чиркәве 1895 елда мәхәллә кешеләре һәм сәүдәгәр В.В. Щетинкин акчасына Изге Богородица Поковы хакына төзелә. 1895 елда Казан Епархиясе буенча хәбәрләрдә: « Изге Синодның узган 1895 елның 25 апрелендәге 1818 номерлы Указы белән Казан епархиаль башлыгына белергә бирелгән, аның үтенечнамәсе һәм хуҗалык идарәсе бәяләмәсе нигезендә, Лаеш өязенең Сокуры чиркәве каршында рухани һәм псаломщиктан торган мөстәкыйль мәхәллә ачарга, шул ук вакытта ,аны карап тоту өчен елына 400 сум акча билгеләү билгеләнгән», - дип хәбәр ителә.  Чиркәү төзелгәнче часовня эшли.  Причт карамагында 33 дисәтинә җир, чиркәү йортлары булган. 1859 елда Сокурыда 59 ишегалды була, анда 239 ир-ат һәм 269 хатын-кыз яши. Ә 1904 елда 122 ишегалды була, земство мәктәбе эшли. Революциядән соң чиркәү ябыла.

    Анда клуб урнаша. Бинаны мәхәллә кешеләренә тапшыру 1994 елда була һәм эшкә билгеләнүне Аркадий ата  ала. Ә 1995 елда чиркәү Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий тарафыннан изгеләндерелә.

           Авылның беренче урамы -  Л У Г О В А Я.

Сокуры авылының иң борынгы, иң беренче урамы үзенең тууы белән, 1548 елда авылның үзенә бурычлы.

     Бирегә сөрелгән беренче татарлар текә чокыр һәм зур чишмә янында урман каравыллары рәвешендәге беренче ике өй коралар. Ике рәттә төзелгән беренче йортлардан  матур,уңайлы, әмма кечкенә генә урам барлыкка килгән.

     Бер көнчыгыш азагы белән ул куе караңгы  урманга, ә капма-каршы көнбатыш азагы-эре суүсемнәр һәм абагалар,  төрле үсемлекләр булган үтә алмаслык урман сазлыкларына килеп тоташа. Шуңа күрә аның беренче исеме "Абагалык" була.

    Биредә беренче күчеп килүчеләр тарафыннан 11 йорт төзелгән һәм ХХ гасырга кадәр ул үзгәрмәгән диярлек.

     ХУ11 гасыр ахырында сөргенлеләр  белән бергә бирегә сак постын билгеләү өчен наместниклар да килә, шуңа күрә урам башында колоколлы    дозор манарасы төзелә.

      Бу вакытта урамга "Сторожевой"исемен бирәләр. Кешеләр бары тик һөнәрчелек (балык, кыргый җәнлекләргә ау) белән шөгыльләнәләр һәм күченүчеләр килгәч кенә авыл кешеләренең тормышы һәм эше үзгәрә, тик бу урамда күченүчеләр яшәми.

      ХУ111 гасыр башында сак манарасына ихтыяҗ кими һәм Казан губернасы урнашкач, урам янә исемен үзгәртә һәм «Заглядовка»дип атала башлый. Үз исеме белән ирекле һәм йөгерек крестьяннар күп яшәгән урман сызыгы артына  күз салып торгаларга  кирәк  дип  әйтә сыман.

Сокурыда хуҗалыкны үзгәртеп корганнан соң гына урам үзенең рәсми «Луговая " дигән исемен ала, бу исем безнең заманга кадәр дә сакланган.

       Сокуры авылына Россиядәге  революция турындагы хәбәр Петербургтагы җиңүнең  дүртенче көненнән соң килеп җитә. Хәбәрдән соң, 1917 елның 29 октябрендә үк  кич белән гражданнар җыены җыела , анда  Панкратов Данил илдә һәм, аерым алганда, Сокурыда Совет властен игълан ителү турында хәбәр итә. Поповкада узган җыенда авыл старостасы урынына авыл советы төзү турында карар кабул ителә. Хакимиятнең яңа органнарын булдыру өчен административ бина һәм рәисне сайлау кирәк була.

Авыл халкы сайлауларга шик белән, бигрәк тә кандидатураны сайлауга   бик сак карыйлар.

     Күпләр әле ахырга кадәр нәрсә булганны  аңлап бетермәгән һәм алпавытларсыз һәм иске органнарсыз тормышны күз алдына да китермәгән.

    Бары тик 1917 елның 22 декабрендә генә Сокуры авылы гражданнарының яңа җыенында Совет власте рәсми рәвештә игълан ителә.

      Сокуры авыл Советының беренче рәисе итеп Забродинның алпавыт җирләренең элеккеге идарәчесе, белемле кеше һәм крестьяннарга һәм яңа хакимиятне аәлаучы   Фролов Александр Михайлович сайлана.

1917 елның 26 декабрендә элеккеге Забродин йортының бер административ бинасы алына.

Соңгы яңарту: 2022 елның 16 мае, 15:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International